Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләренең 49 процентын башкарып чыктылар
Азнакай игенчеләре 28,8 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырып алганнар. Бу барлык чәчүлек мәйданның 49 проценты дигән сүз. 71,6 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 25 центнер тәшкил итә.