Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләренең 42 процентын башкарып чыктылар
Азнакай игенчеләре 25,1 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып алганнар. Бу барлык чәчүлек мәйданның 42 проценты дигән сүз. 62, 4 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 25 центнер тәшкил итә.