Азнакай игенчеләре быел да республикада иң күп икмәк җыйды
Көз көзлеген итә. Көннәр кинәт суытып җибәрде, туктаусыз яңгырлары да башланырга мөмкин. Районыбызның авыл хуҗалыгында хәлләр ничек икән? Аяз көннәрдән рациональ файдаланып калганнармы? Әлеге сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек.
Атна башында (15 сентябрь) уракны тәмамладык. 61,700 гектардан 148 мең тонна икмәк җыеп алдык. Бу республика...