Азнакай гимназиясе укучылары беренчелекне яуладылар
Яр Чаллыда узган III уку-тикшеренү һәм проект эшләренең төбәк конференциясендә Азнакай гимназиясе укучылары да актив катнаштылар. 2 нче сыйныф укучылары Аделина Вәлиева һәм Данияр Фәттахов (укытучылары - Ф.Рахманова) - беренче, 4 нче сыйныф укучысы Эльвина Фәзуллина (укытучысы - В.Дәүләтова) өченче урынны яулады. Төбәк күләмендә бу аларның беренче җиңүләре.