Азнакай эшмәкәрләре видеоконференциядә катнаштылар
Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинеты үткәргән видеоконференциядә сүз спиртлы эчемлекләр сатуда федераль закон белән кертелгән таләпләр хакында барды.
Бер сүз белән әйткәндә, спиртлы эчемлекләр сатуда җитди үзгәрешләр көтелә. Ул бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы буенча эшли башлаячак. Киләчәктә ил күләмендә кертеләчәк бу системаны тәҗрибә рәвешендә Татарстанда сынап карарга булганнар. Аны...