Азнакай егетләре ил чикләрен лаеклы саклый
Ватанны саклау бурычы, иртәме, соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Егетләребез Кораллы Көчләр сафында илебезнең иминлеген, таңнарыбызның тынычлыгын саклыйлар. Язгы чакырылыш ничегрәк төгәлләнде икән? Аның нәтиҗәләре белән кызыксынып без Азнакай шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалеевка мөрәҗәгать иттек.
- Быел 76 егетебез билләренә солдат каешы буды, Кораллы Көчләр сафына чакырылды. Аларның...