Азнакай бәйрәмне чистарынып каршылый
- Сабантуй бәйрәменә кадәр шәһәр, авыл урамнары , юл буйлары тулысынча чабылырга тиеш, - диде район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән җыелышында Марсель Шәйдуллин. Бүгенге көндә кая карама печән чабалар, тирә-юнебезне чүп-чардан чистарталар. Бөтен участоклар да оешма-предприятиеләргә бүлеп бирелгән, мондый чорда көн-төн, ял көннәрендә дә эшләргә туры килә.