Азнакай белән итальяннар кызыксына
Районыбызның тотрыклы үсеше һәм уңай вәзгыяте чит илләрдән дә инвесторларны җәлеп итә.
17 июньдә районыбызга эшлекле визит белән Италиянең «ЛВР Архитектура, Инжиниринг и Дизайн» җәмгыяте вәкилләре килде. Алар шәһәрнең икътисады, төзелеш объектлары һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Республикада игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы уңаеннан шушы юнәлештә хезмәттәшлек тәкъдим иттеләр.