Азнакай балалары юл кагыйдәләрен кечкенәдән белеп үсәләр
Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен Азнакайда кече яшьтән үк өйрәтәләр. Шәһәребезнең 5 нче "Кояшкай" балалар бакчасы Ленин һәм Нефтьчеләр урамы чатында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә акция үткәрде. Балаларга өс киемнәрендә, рюкзакларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар күрсәтелде һәм аларның тагу ни өчен мөһим икәнлеге аңлатылды. Шулай ук азнакайлыларга әлеге мәгълумат язылган буклетлар таратылды.