Азнакай балалары нинди һөнәргә өстенлек бирүләрен тикшерделәр
Азнакай мәшгульлек үзәге белгечләре "Кояшкай" ял базасына күчмә офис белән чыгып, яшүсмерләргә һөнәр сайлауда булышлык күрсәттеләр. Белгечләр районда хезмәт базарында сорауга ия булган һөнәрләр дөньясы белән таныштырып кына калмадылар, төрле уеннар, конкурслар да үткәрделәр. Соңыннан балалар мобиль офиста тест ярдәмендә нинди һөнәрләргә өстенлек бирүләрен тикшерделәр.