Азнакай балалары кышкы каникулда сәламәтлекләрен ныгыталар
Һәр каникул саен балалар ял-сәламәтләндерү лагерьларында көч туплыйлар. Социаль яклау бүлеге юлламалары буенча 50 бала кышкы ялларын Азнакай һәм Бөгелмә санаторий-профилакторийларында уздырды. Ә балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхет" вокаль ансамбле "Йолдызлык-Созвездие" линиясе буенча Казанның "Сосновый бор" лагерында ял итте һәм мастер-класс үтте.