Азнакай балалары кошларга җимлекләр ясыйлар
Шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбе белән 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасы янәшә генә. Ике арада ныклы элемтә салынган. Бәйрәмнәрдә бакча балалары өлкән абый-апаларын котларга онытмыйлар. Укучылар исә еш кына бакчадагы төрле чараларда катнашалар. Әле менә җимлекләр ясап, нәни дусларына кунакка килделәр һәм безнең якларда кышлаучы кошларны сыйларга дип, аларны бергәләп...