Азнакай балалары Казанга дельфинарийга бардылар
Физик мөмкинлекләре чикләнгән бер төркем балалар Казанда дельфинарийга һәм музейларга сәяхәт кылып кайттылар. Ата-аналар шундый матур бүләк өчен «Фривей» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Шәйхелисламовка һәм исән-имин йөртеп алып кайткан Рөстәм Сөләймановка рәхмәтлеләр.