Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты булды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең 2012-2013 уку елында республика, Бөтенроссия, халыкара конкурсларда яулаган бүләкләре йөздән артып китә. 28 майда узган отчет концертында муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллин коллективка Азнакай данын еракларга таратулары өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Бу көнне 78 укучы сәнгать мәктәбен тәмамлау турында дәүләт документы алды.