Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә “Сәрбиназ” бәйгесе узды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә менә унынчы елын татар пьесаларын башкару осталыгы буенча "Сәрбиназ" исемле конкурс оештырыла. Быел анда скрипкачылар, саксофончылар һәм флейтачылар арасыннан 40 укучы катнашты. Язилә Хәсәнова, Артур Сабиров (укытучылары Зөлфия Еникеева), Алиса Хәнипова (укытучысы Лилия Тимирова), Вилена Филипова (укытучысы Луиза Латыйфуллина) I дәрәҗә; Әдилә Идиатова, Рәилә Ильясова (укытучылары...