Азнакай бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан
Шимбә көнне "Юлчы" бакчачылык ширкәтендә янгын чыгып, шәхси умарта өе һәм будкага зыян сала. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Азнакай күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре коры, җилле һава шартларында аеруча сак һәм игътибарлы булырга, янгын кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.