Азнакай афишасы: халык акцияләре, җыеннар, концерт һәм яңа клуб ачылу
Шәһәр сәүдә нокталарында үз җирлегебездә эшләнгән ризыкларны тәкъдир итеп, азнакайлыларны яңа ассортимент белән таныштыру ике якка да файдалы. Чираттагы "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе 14 август көнне 17.00 сәгатьтә "Агат" сәүдә үзәгендә үткәрелә. Анда һәркем районыбызда җитештерелгән азык-төлеккә бәя бирә алачак.
Котыру чиренең төп чыганагы булган төлкеләрне аулау, юк итүдә районыбыз...