Азнакаебыз үсә, яңара
Соңгы вакытта шәһәребездә сөенечле вакыйгалар бигрәк тә ешайды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин безгә зур планнар белән килде, күрәсең.
Үзебез яшәгән Шәйхетдинов урамындагы 2нче йорт ишегалдын гына алыйк. Ничәмә еллар каралмаган юлга асфальт түшәлде, йортыбызның түбәсе яңартылды. Подъездларга евротәрәзәләр куелды. Балаларга рәхәтләнеп уйнау өчен мәйданчык та эшләнде. Чүп савытлары җитәрлек, ишегалдын...