Авыру бәрәңгеләрне ачыкларга кирәк
Россиядә бәрәңге - мөһим булган авыл хуҗалыгы культураларының берсе. Аны бигрәк тә "икенче икмәк" буларак, азык-төлек буларак үстерәләр. Терлек азыгы һәм техник максатлар өчен дә кулланалар.
Бәрәңге - бик күп авыруга һәм корткычка дучар яшелчә. Гөмбәле чирләр - фитофтороз, ризоктониоз, гади кырчын (парша), альтернариоз, коры черек. Бактерияле авырулар: кара сабак,...