Ата-аналарга кечкенәдән үк балаларына табигатьне яратырга өйрәтергә кирәк
Укучылар ел саен "Урман гүзәлләрен саклыйк", "Умырзая", "Кошлар көне" кебек экологик акцияләрдә, "Парклар маршы" конкурсында, "Минем кече ватаным" фәнни-гамәли конференцияләрен-дә актив катнашалар.
Минемчә, ата-аналарга кечкенәдән үк балаларына табигать турында күбрәк китаплар укырга, радио-телевидение аша экологик тәрбия бирә торган тапшырулар оештырырга кирәк.
Походлар, экскурсияләр, агач утыртулар, санитар өмәләр балаларны табигатькә якынайта,...