Район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Сабантуйлар узган еллар белән чагыштырганда, тыныч узган. Бу көнне мәйданнан исерекләр ташырга туры килмәгән. 1-8 июнь чорында барсы 569 чакыру булган. 1 юл-транспорт хәрәкәтендә бер кеше зыян күргән. Инсульт белән 3, инфаркт янаган 5 азнакайлы Әлмәткә йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәгенә вакытында...