Армиягә әзерләр генә барачак
1 октябрьдә илебездә көзге чакырылыш башланды. Азнакайның 100 дән артык егете армиядә хезмәт итәргә әзерләнә.
Узган атнада районыбызга башкаладан хәрби табиблар комиссиясе килеп, егетләрне өстәмә тикшерде. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законда шулай каралган. Егетләр Казанга барып йөрмәсен өчен, республика белгечләре районнарга үзләре килә. Зарланулар булмаса, хәрби хезмәткә...