Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Кәрамова башлангычы һәм Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективы көче белән Лениногорск шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен иганә концерты уздырылды.
Тамашаны тәбрикләү сүзе белән Ләйлә Кәрамова ачты, үзенең Лениногорск каласына багышлап язган шигырен укыды, очрашуга килгән үзешчән артистлар белән таныштырды. Лениногорскилылар безнең һәвәскәрләрнең һәр...