Актүбәнең яшь волейболчылары – беренче!
Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында мәктәп укучылары арасында ярышлары дәвам итә. Районыбызның яшь спортчылары һич сынатмыйлар. Әле күптән түгел йөзү буенча призлы урыннар белән куандырган иделәр. Бөгелмәдә узган волейбол турнирында Актүбә 2 нче мәктәбе командасы (малайлар) - беренче, 5 нче мәктәп командасы (кызлар) икенче урынны яулады.