Актүбәдә кояшлы микрорайон үсә
Яңа елны һәркем бәхет-куанычлары белән көтеп ала. Актүбә бистәсендә тузган торакларда яшәүче 16 гаиләгә бәйрәм алды көннәрендә өр-яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды.
Әлеге чара чын бәйрәм төсен алды. Фатир хуҗаларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева, генподрядчы "Актүбә СМУ" ҖЧҖ директоры Рәйхан Газизуллин, округ депутаты Андрей Сучков котлады,...