Актүбәдә “Күңелле стартлар” узды
Бөтендөнья сәламәтлек көненә һәм Актүбә бистәсенең 60 еллыгына багышлап «Көмеш су" сәламәтләндерү үзәгендә коррекция мәктәбе "Күңелле стартлар" уздырды. Ике команда кызыклы һәм катлаулы эстафеталарда көч сынашты. Һәрберсе финишка беренче килү теләге белән янды. Ә җанатарлар аларга көч биреп торды. Ике командага да Мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды.