Актүбә укучылары чыршылар сагына баскан
Актүбә 2 нче урта мәктәбе «Урман гүзәлен саклыйк» акциясенә актив кушылды. 5-8 нчы сыйныф укучылары үз куллары белән чыршылар ясап, «Ә син чын чыршыны ясалмасына алыштырдыңмы?» дигән чакырулы листовкалар чыгарганнар. Хәзер һәр сыйныфны ясалма чыршылар бизи.
Резеда Шәрипова