Актүбә мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева Мәдәният министрлыгы грантына лаек булды
Актүбә мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева райондашларга бик күп чараларны оста оештыручы һәм иҗади шәхес буларак яхшы таныш. Аның төрле бәйгеләрдә күп санлы җиңүләренә тагын берәү өстәлде: ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына лаек булды. Әлеге конкурста 29 районнан 126 кеше катнашкан, 53 мәдәният хезмәткәре җиңеп чыккан. Грантның гомуми күләме...