Актүбә бистәсенең гомуми мунчасы тулысынча төзекләндерелде
Актүбәдә ярты гасырдан артык эшләүче, бистә халкының яратып йөри торган урынына әверелгән гомуми мунчаның төзелгәннән бирле җүнле-башлы ремонт күргәне юк иде.
Ниһаять, быел биредә күптән көтелгән капиталь ремонт үткәрелде - бина заманча төс алды, эчендәге сантехника җиһазлары тулысынча алыштырылды.
Яңартылган мунчаны ачу тантанасы шушы атна азагында булачак.