Актүбә бистәсе уртасында яңа сквер төзеләчәк
Актүбә елдан-ел яңара, яшелләнә, гүзәлләнә бара. Былтыр монда Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган заманча парк төзелгән иде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга хәзерлек кысаларында муниципаль берәмлек җитәкчелеге быел эшчеләр бистәсе уртасында яңа бакча булдыру башлангычы белән чыкты.
Аны тантаналы төстә ачу 30 августка - Республика һәм Актүбә бистәсе көннәренә тәгаенләнә.