Актүбә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һөнәри бәйгедә сынатмады
Алабуга шәһәрендә балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре укытучылары арасында узган "Кече шәһәрләр" республика конкурс-фестивалендә райондашларыбыз сынатмады. Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары югары һөнәри әзерлекләрен күрсәттеләр. Светлана Муравьева-Җәләлиева "Академик вокал-соло", Римма Зиннәтуллина һәм Роза Лысенкова дуэты "Инструменталь ансамбльләр" номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Гөлнара Бабаджанова иң яхшы концертмейстер дип...