Актаныш районының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию коллективы - Азнакайда
Азнакай-Актаныш арасына дуслык күпере салынган. Исемнәре үк җырлап торган бу ике район талантларга бай. Алар даими мәдәни багланышта тора.
Узган атнада Актаныш районының "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию коллективы Мәдәният йортында азнакайлыларга халкыбызның дәртле биюләрен һәм моңлы җырларын бүләк итте. Күз явын алырлык костюмнар, оста чыгышлар тамашачы күңеленә хуш килде,...