Ак кала азнакайлыларны ачык йөз белән каршы алды
Резеда ШӘРИПОВА
Ил күләмендә зур колачлы төзелеш - «КамАЗ» заводына һәм Яр Чаллы каласына беренче нигез ташларын салучылар арасында безнең райондашлар да шактый. Биредә тамыр җибәреп, инде онык балалары үсеп килә аларның. Әмма туган якның чәчәкле тугайлары, су коенып үскән инеш-елгалары, кайткан саен ак чәчләрен изәп сәлам бирүче кылганлы таулары...