Агачны ник кистеләр
2013 - ТРда Экологик культура һәм тирә-якны саклау елы. Бу уңайдан шәһәр һәм район күләмендә шактый гына чаралар уздырыла. Әйләнә-тирә мохиткә райондашларыбызның битараф булмавы куанычлы. Бу хакта редакция почтасына да хатлар гел килеп тора. Аларның берсен газета укучыбыз Р.Гыйльмановтан алдык.
"Нефтьчеләр-Солтангалиев урамнары чатында бик матур агач үсеп утыра иде. Ләкин...