Африка чумасы профилактикасы буенча Азнакайда ике айлык бара
2016 елның 1 маена Россия Федерациясе территориясендә чучкаларның Африка чумасы белән авыруының 15 очрагы теркәлгән. Әлеге чирнең Татарстан территориясенә якын өлкәләрдә - Пензада һәм Саратовта ачыклануы зур борчу тудыра. Әлеге куркыныч чирне булдырмау максатларында республикабызда, шул исәптән районыбызда 1 июньнән 1 августка кадәр профилактик ике айлык үткәрелә. Аның барышында тере...