9 июнь көнне Азнакай шәһәре Сабан туена рәхим итегез!
9 нчы июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.
Азнакайлыларны һәм кунакларны кызыклы бәйрәм программасы көтә: театральләштерелгән тамаша; алдынгы авыл хуҗалыклары, ветераннар, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан нефть предприятиеләре парады; җәйге Универсиаданы каршылап, спортчылар һәм Сабантуй батырлары чыгышы; муниципаль район башлыгы, дәрәҗәле кунаклар тәбрикләве; алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бүләкләү....