8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели
Социаль хезмәт узган гасырның 90 нчы елларында барлыкка килде. Һәркемгә дә кеше кайгысын йөрәге аша уздыру, яхшы сүз белән күңелен юату, көнкүреш проблемаларын җайга салырга ярдәм итү кебек сыйфатлар бирелмәгән. Социаль хезмәткәр эше бик четерекле. Ул өйдән чыга алмаган авырулар, картлар өчен тышкы дөнья белән бердәнбер элемтә, ныклы таяныч. Шуңа...