7 май – Радио көне
7 май көнне "Азнакай радиосы" коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Коллегаларыбызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге телибез. Киләчәктә дә иҗат ялкыныгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, радио тыңлаучыларны яңадан-яңа кызыклы, гамьле чыгышларыгыз белән сөендерергә язсын, хезмәттәшлек җепләребез өзелмәсен.