23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан район-шәһәр Мәдәният йортында ир-егетләрне котлау тантанасы узды
23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан район-шәһәр Мәдәният йортында районыбыз ир-егетләрен котлау тантанасы узды. Сәхнә түренә иң кадерле кешеләребез - ветераннар чакырылды. 3 буын вәкилләре катнашында барган кичәдә тантаналы мизгелләр күп булды. Үзләренә булган бу игътибар-хөрмәттән, бәйрәм концертыннан көчле затларыбыз бик канәгать калды.