21 майдан 22сенә каршы төндә Бәраәт кичәсе була
Мөбарәк өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) - Бәраәт кичәсе.
Быел ул 21 майдан 22сенә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана. «Ләйләтул-Бәраәт» бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып...