2015 елда Азнакай районында 718 бала дөньяга аваз салды
Кәҗә елы үрчемле булды. Ел дәвамында районыбызда 718 сабый туды. Ата-аналарның күпчелеге балаларына Әдилә, Ләйсән, Вилдан, Мәликә, Данир, Язгөл, Әмир, Раяз кебек матур татар исемнәрен кушкан. Эмилия, Әмирә, Назгөл кебек яңарак исемнәр дә хәзер бик популяр. Элиза исеме инде күп еллардан кулланышта.
Сабыйларыбызның елдан-ел күбрәк тууы бик тә куанычлы хәл....