2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада символикасы
Универсиада символикасы логотип, эмблема һәм талисманнан гыйбарәт.
Универсиада логотибында латин алфавитындагы U хәрефе язылышына охшаш элементлар булырга тиеш. Бу - Халыкара студентлар спорты федерациясе үткәргән бөтен чараларның символикасында мәҗбүри булырга тиешле элемент. 2013 елгы Универсиада логотибы вертикаль буенча сузылган дүртпочмак формасында эшләнгән. Әлеге дүртпочмакны инглиз телендә язылган Универсиада, Казан, Универсиаданы...