19 март көнне Әлмәт шәһәренең “Татнефть” спорткомплексында милли көрәш буенча XI яшүсмерләр турниры уздырыла
19 март көнне Әлмәт шәһәренең "Татнефть" спорткомплексында РФ һәм ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллинның якты истәлегенә багышлап милли көрәш буенча XI яшүсмерләр турниры уздырыла. Әлеге бәйгедә спортчыларыбыз һәрдаим катнашып, призлы урынныр яулыйлар. Агымдагы елда мәртәбәле турнирда Азнакайдан 1998-2000 елгы 25 яшь көрәшче бил алышачак.