18 ноябрь Азнакайда матәм көне дип игълан ителде
Якшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 ноябрь көнен Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында фәрманга кул куйды.
Республикада, шул исәптән Азнакайда да, дәүләт әләмнәре төшерелде.
Азнакайда бүген күңел ачу чаралары туктатылды. Республика телеканаллары да әлеге тапшыруларны күрсәтмиячәкләр.
Азнакайның мәчет һәм чиркәүләрендә авиаһәлакәттә вафат булганнарның рухларына багышлап дога кылачаклар....