13 май көнне район һәм шәһәрнең сигез егете язгы чакырылышта беренчеләрдән булып хәрби хезмәткә китте
Булачак ил сакчыларын озату традиция буенча тантаналы оештырылды. Егетләргә хәер-фатиха бирергә район җитәкчелеге һәм дин әһелләре дә килде.
Иртәнге дүрттә үк хәрби комиссариат тирәсендә җанлылык хөкем сөрде. Хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, сөйгән кызлары, дуслары - барысы да җыелган. Соңгы тапкыр кочаклашып күрешүләр, үгет-нәсыйхәтләр, әтиләрнең ирләрчә кул биреп саубуллашулары,...