Чалпы урта мәктәбендә танылган шәхес Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта ачылды
Анда авыл халкы, мәктәп укучылары, Азнакайда узучы әдәбият-сәнгать көннәренә килгән бер төркем әдипләр - шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Җыенга килүчеләрне мәктәп укучылары үзләренең концерт номерлары аша тәбрикләде. Кунакларны "Чалпы" ҖЧҖ директоры Илгиз Сабуров, мәктәп директоры Фаяз Авзалов, авыл җирлеге башлыгы Илшат Ибраһимов үзләренә караган өлкәләрнең социаль-икътисади халәте белән таныштырды. Авыл имам-хатибы...