1 июльдән Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде
1 июльдән Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл аша чыкканда яки юл читеннән барганда, җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлы әйберләре булырга һәм алар транспорт йөртүченең әлеге әйберләрне күрерлек итәргә тиеш. Бу таләпне үтәмәгән өчен җәяүле 500 сум күләмендә штрафка тартылачак.