Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бер ялгышу – ун ел

    ”Апа ни эшләдең син”-дип Өлфәт ачыргаланып кычкырып җибәрде.Рабига гына аңга килә алмый,ни булганын аңлап җиткерми иде.” Апа син аны үтердең бит”-дип Рабиганы җилтерәтергә, яңакларын чәбәкләргә тотынды Өлфәт. Рабигага шунда гына барып җитте.

    Урманнан мәет тапканнар дигән хәбәр Зәңгәр Тау авылына яшен тизлеге белән таралып, кешеләрнең күңеленә шом салды. Кайдан тапканнар, кайчан тапканнар, кем тапкан, китереп ташлаганнармы, адашып үлгәнме? Очрашкач авыл халкы шул бер кочак сорауларга җавап эзләде. Шулчак түбән оч Фагыйлә :

    – Мәрфуга карчык оныклары белән җиләккә баргач, Куянкай аланлыгында юлыкканнар, – дип әйтеп куйды.

    Китереп ташладылар микәнни? Эчкече Мирхәйдәрдән башка авылдан чыгып киткән кеше дә ишетелмәде. Аны да бит хәзер Яшел үзәндә беренче хатыны янында яши диләр.

    Шик тулы кызыксынучан күңел белән авылның олысы-кечесе Куянкай аланлыгына ашыкты. Иңенә чалгысын салып, печәннән кайтып килүче Өлфәт тә аптырап, ниндидер сиземләү тойгандай урманга таба йөгерүче ике сабыйны туктатып:

    – Ни булган анда, халык кая ашыга? – дип сорады.

    Тыннары сулышларына капкан кызлар:

    – Анда мәет тапканнар, – дигән хәбәр салып, урманга таба йөгерделәр.

    Өлфәт тә кайткан җиреннән борылып, шунда таба атлады. Җанын телгәләп, башында борчулы уйлар бөтерелә иде аның. Ул килеп җиткәндә тикшерүчеләр мәет яткан урынны ленталар белән әйләндереп алганнар да, фотога төшерү белән мәшгуль иделәр. Алар авыл халкына берничә сорау биргәннән соң, одеялны сүттеләр. Мәетне танышлы түгел иде. Шунда бер тикшерүче мәет төрелгән әйберләрне берәм-берәм халыкка күрсәтә башлады. Танучылар табылмады дигәндә генә, Чулак Хәйрулла алгарак чыкты.

    – Клеенкасы безнең күрше Рабиганыкы, ә поясы халатыныкы, – диде.

    Авыл халкы ах итте, ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Умарта корты кебек гөжләшеп алгач, күзләре белән Өлфәтне эзләделәр. Өлфәт халык аңына килгәнче дип, авылга таба ашыга иде инде.

    Рабига белән Мирхәйдәр яратышып яшәмәделәр. Бары тик ата-ана сүзеннән, рәнҗешеннән генә куркып яшәлде. Ул Рабиганың икенче ире иде. Беренче ире Чияле авылыныкы, тик әти-әниләре аны кабул итмәделәр. Аерып алып, Мирхәйдәргә димләделәр. Мирхәйдәр уңган, булган имеш, җитмәсә туган тиешлерәк тә. Аракы белән дус булуын да, исергәч кул уйнатуларын да бер кем дә белми идеме, әллә белеп тә, өйләнгәч акылга утырыр әле дип уйладылармы. Рабига әти-әниләренә үги иде. Үзенекеләр кан чирендә үлгәч, туганрак кешеләреннән балалыкка алганнар. Мирхәйдәр белән яшәсәләр, авылда торырлар, безгә дә ярдәмнәре тияр дип тә уйлаганнардыр. Тугыз айдан Рабига ир бала алып кайтты. Аңа Альберт дигән исем куштылар. Үги әти-әнинең генә өметләре акланмады. Мирхәйдәр аларга да тынгылык бирмәде. Исергәч акча сорап, пычаклар белән куркыты, хәттә суккалаган чаклары да булды. Инде аларның вафатына да шактый еллар үтте. Мирхәйдәр туган якларда нефть ятмалары ачылуга промысылга оператор булып эшкә урнашты. Буш вакытларында рәсемгә төшерү белән дә мавыга иде. Аларның өеннән кеше өзелмәде. Кем акчалата, кемдер аракылата да түли. Рабиганың кара янмый йөргән чаклары сирәк була. Сабыр итә-итә еллар үтә. Көннәрдән бер көнне Альбертка иптәшкә сеңлекәш алып кайталар. Гөлгенә тугач, тормыш тагын да авырая, балалар белән өйдә кунулар сирәгәя, я бәрәңге арасында, я сыерлар җылысына сыенып, сарайда йоклыйлар.Өйгә Мирхәйдәр эшкә киткәч кенә керәләр. Мирхәйдәр хатын кыйный алмаган үчне аның киемнәреннән ала. Ул аларны учакка яга. Аракыга алыштырыр иде, алучы юк. Авылда аны белеп бетергәннәр иде инде. Рабига битен күз яшьләре белән юудан ары китә алмый, чөнки башка барыр җире юк. Бакчада, сарайда кунып йөрүләр үз нәтиҗәсен соңрак күрсәтә, яшәргәдә өлгермәгән ике яшьлек алмадай сабый үпкәсе шешеп үлеп китә. Гөлгенәне күмгән көнне Мирхәйдәр зиратка исереп килә. Мулла догаларны укып, кешеләр таралгач Мирхәйдәр качып торган урынынан чыгып Рабигага ташлана “син кеше үтерүче”-дип үтергәнче диярлек кыйный да канга баткан хатынын зиратта калдырып , улында онытып кайтып китә.”Болай интегеп яшәгәнче сабыем янына ятыйм “-дип Рабига халатының поясын алып зират кырында үсеп утыручы каен янына шуыша элмәк ясый пояс кыска була башындагы яулыгын салып өсти Аллаһтан кичерүн сорый да башын элмәккә тыга,тик эшен генә җиренә җиткерә алмый гомере бетмәүгә бер сәбәпме,я Аллаһтан сулар һавасы ,җыяр рыйзыгы бетмәгәнме?Аңа таба -әнием-дип елый-елый йөгерүче биш яшлек Альбертны улын күреп ала шунда гына аңна килә.Елый-елый калтыранган куллары белән сабыен коча.Бала нәни бармаклары белән-авыртамы әнием - дип әнисенең башындагы ярасының каннарын сөртә.Рабига яшь аралаш сабыена карый менә кем өчен яшәргә кирәк икән бит аңа.Ана белән бала Гөлгенә кабере янында озак утыралар.Өйләренә кояш урман артына төшеп яшеренгәч,кичке салкын төшеп караңгылангач кына кайталар.Курка-курка ишекне ачып өйгә кергәндә ир чәй куеп йөри,бер аз айныган.”Хәзер чәй эчәрбез ,кайда йөрдегез бу вакытка кадәр”-ди ул бер ни булмагандай.Рабиганың эндәшмичә генә төенчеккә әйберләрен җыйганын күргәч ул аның алдына тезләнеп аякларын кочаклый.”Ташлама мине,син ташласаң мин үләчәкмен.Кичер мин җүләрне , бу эшләр башка кабатланмас”-дип ипи тотып ант итә.Хатын кызның күңеле язгы кар кебек бер җылы сүзгә эридә китә.Рабига да аны кичерә бергә яшәп кала.Мирхәйдәрнеңдә эчүләре бераз булса да кими,алай элеке кебек кулда уйнатмый.Яңа өйдә бетерә башлыйлар.”Кыз бала булмасмы”-дигән өметләр белән Рабига яңадан авырга уза.Өметләре акланмый тугыз ай тулыр- тулмаста тупчындай ир бала алып кайта.Аңа Өмет-дип исем кушалар.Тормыш әйбәтләнә дигәндә генә Мирхәйдәр сүзендә тормый иске гадәтләренә әйләнеп кайта.Үзе кебек стакандашлар табыла,кабат типтерүләр башлана.Иртә уңмаган кич уңмас ,кич уңмаган һич уңмас-диләр халыкта.Рабига белән дә шулайрак була.Мирхәйдәр эчә торгач шуңа барып җитә Рабига белән балалар йоклагач бүрәнә белән ишекне терәтеп куеп өйгә ут төртә.”Пожар янабыз”-дигән таушка клубтан кичке уеннан кайтучы яшләр,ә соңыннан авыл кешеләре тырышлыгы белән янгынны сүндерәләр.Ярый төне җилле булмый тәрәзәләрне ватып кереп Рабига белән балаларны коткаралар.Тәртип саклау оргннарына хәбәр итәр иде дә Рабига арада балалар бар.Бәлки бу хәлләрдән соң акылга утырыр,балаларымда әтисез үсмәс,нинди булса да әти бит әле ул аларга-дигән буш хыяллар белән яши ул”Даваланырга кирәк сиңа балалар хакына”дип – ялына Рабига.Ул сүзләрдән соң Мирхәйдәр кызып китә”даваланырга мин бит сиңа алкаш түгел “-дип җикеренә ул.

    Бу бәхетсез төннедә Мирхәйдәр төн урталарында лаякан исереп кайты.Ул көнне Рабиганың энесе Өлфәттә хәл белергә килгән иде.Мирхәйдәр ишеккә тибә үзе сүгенә”сөйрәлчек ач ишекне , үтерәм.Кем белән бикләнеп ятасың анда?”Рабига ишекне ачып сүз әйтергә дә өлгерми калды ул аның чәчләреннән сөйрәп ишек төбенә чыгарды да буа башлады. Таушка түр якта ятучы Өлфәт тә йөгереп чыкты.Ул аны тынычландырыга тотынды .

    Ярсыган исерек аңа сугып җибәрде.Өлфәтнең авыз-борыннан кан китте .Рабига җан ачысы белән Мирхәйдәрне этеп җибәрде моны көтмәгән исерек аягында басып кала алмады чигәсе белән ишек төбендәге ташка барыпта төште , җан да бирде.Ишек төбе кан белән тулды.”Апа ни эшләдең син”-дип Өлфәт ачыргаланып кычкырып җибәрде.Рабига гына аңга килә алмый,ни булганын аңлап җиткерми иде.”Апа син аны үтердең бит”-дип Рабиганы җилтерәтергә, яңакларын чәбәкләргә тотынды Өлфәт.Рабигага шунда гына барып җитте.”Хәзер мине утыртачаклар балалар кем белән калыр”-дип еларга тотынды. Бер аздан Өлфәтнең алдына килеп тезләнде.Миңа хәзер нишләргә ярдәм ит миңа энем,ярдәм ит миңа -дип өзгәләнде.Өлфәт яшь булганлыктан куркып калды , апасында кызганды,алдын -артын уйлап тормады .”Әйдә апа урманга илтеп күмик төнлә бер кем дә күрмәс әле , сорашсалар беренче хатыны янына китте” -диярбез.Каннарны җыештырганнан соң Мирхәйдәрнең мәетен клёнкалар,одеяллар белән урагач бәләкәй арбага салдылар,көрәкне дә мәет янына куйгач бәләкәй арба тарткан ике шәүлә урманга таба кузгалдылар. Курка -курка бара торгач көрәкнең төшеп калганында сизмиләр.Аланлыкка барып җиткәч мәетне күмә алмыйлар.Икеседә мәет белән урманда калырга курка мәетне калдырып көрәккә кайталар. Әйләнеп килгәч таба алмыйлар гуя ул җанланып каядыр китеп югалган.Бу ике айны энә өстендә йөргән кебек йөриләр күпме генә эзләсәләр дә бүгенге көнгә кадәр таба алмыйлар. Безне капчыкка салсаңда капчыкны тишеп чыга -диләр хак сүз.Болар белән дә шулай була гаепләрен яшереп кала алмыйлар барсын да тикшерүчегә сөйләп бирегә туры килә.Аларның икесен дә судка кадәр кулга алалар.Районга алып китәләр.Балаларны авылдашлары Сара апа үзләренә алып кайта.Балалар аналарын сораганда карашларын аска төбәп - әниегез шифахәнәдә терелгәчтә сезне алып китә -дип балаларны юата.

    Суд буласы көнне аларны ябык машиналарда авыл клубына алып кайттылар.Авыл халкының бер ишеләре аларга ашарга алып килделәр.Судтада ярты авыл аларны яклап сөйләделәр.Арада каршыларыда бар иде.Судья үз сүзен әйткәндә басым ясап”Ялгышкансыз,сезгә аны куркып калып яшермәскә , ул вакытта җазасыда җиңелерәк булыр иде.Хәзер соң белеп эшләнгән -дип санала суд карары икегезгә дә унар ел-дип сүзен тамамлады.Аларны кулларына богау салып алып чыгып киткәндә кызганып елап калучыларда,астан гына елмаючыларда күзгә чалынып калды.Икенче көнне балаларны балалар йортына алырга килделәр.Кечкенә Альберт “ бирмә мине аларга әнием кайтканчы бәрәннәр арасында яшәргәдә рыйза мин”-дип Сара апаның аякларын кочып елады.Сара апаның да күзләре дымланды.Кечкенә Өмет бер әйбердә аңламый ул бик кечкенә иде шул.

    Рабига бу хәлләрдән соң ничек акылдан язмагандыр ансын әйтү кыен.Аллаһтәгалә генә белә.Ул зонада эшләгән акчаларының барсын да балаларына җибәреп торды.Тик ул алар кулына кергәнме ансын әйтү кыен.Ничек кенә авыр булмасын өмет тулы якты хыяллар белән агачтан коелган яфрак сыман еллар бер - бер артлы үтә торды.Үзләрен яхшы яктан гына күрсәткәннәре өчен энесендә,Рабиганыда иреккә бер ничә елга алдан чыгардылар.Алар шундук балалар йортына юл тоттылар. Сабыйлар инде үскән әниләрен ятсынып каршыладылар,тик ул озакка бармады “әни безне моннан алып кит” - дип иңнәренә сарылдылар.”Син озак авырдыңмы”- дип тәтелдәделәр.Рабиганың да , Өлфәтнеңдә күзләре яшләнде.Ул сабыйларын алып Зәңгәр тауга Мирхәйдәр белән гомер иткән, Мирхәйдәрнең каны тамган нигезгә әйләнеп кайтты.Энесенеңдә яшлек елларын төрмә белән бәйләүе өчен тезләнеп гафу үтенде.Алар балалар белән җәен,көзен,кышын,язын Мирхәйдәр каберенә киләләр чәчәкләр салалар карап чистартып , буяп торалар.Явызлыклары күп булса да кичерүн сорыйлар.Әледә үкенү тулы күз яшләре кабер ташларын юа. Рабига балаларга әтиләренең яхшы якларын гына сөйләп балалар күңелендә әтиләренә карата ихтирам уятырга тырыша.Аллаһ йортына йөри намазда тезләнеп саҗдәга киткән саен Аллаһдан гафу сорый , Мирхәйдәргә дога кылып , оҗмах тели.

    Гафифә Гаффарова

     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: