Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Йолдызлар да “Вильдан”ны сайлый

Азнакай шәһәрендәге “Вильдан” стоматология клиникасы клиентларга бар яклап уңайлы.

Анда яңа технологияле, заманча җиһаз-аппаратлар кулланыла.

Компьютер томографиясе дә бар. Ул авыз куышлыгы проблемаларын гына түгел, ә бит, муен, баш өлешен, колак, борын юлларындагыларын да үтәли күрсәтә.

Проблемалы өлешләрне 3D реконструкциядә, төрле ракурслардан карап, аның ни дәрәҗәдә булуына нәтиҗә ясый була. Бу операцияләрне планлаштыру өчен аеруча уңайлы. Мондый төр тикшерү “локаль” диагностик процедуралардан күпкә камилрәк һәм мәгълүматлырак. “Сканлаштыру” әлеге органнардагы яман шешне, аномаль зоналарны, ялкынсынуны, чак кына тайпылышларны да ап-ачык күрсәтә.

“Вильдан” клиникасында тешләрне, теш казнасын дәвалау, пломба кую, тешне реставрацияләү, протезлау, агарту, заманча анестизия һәм терапиянең бөтен төре башкарыла. Шулай ук хирургия, пародонтологиягә кагылышлы барлык чаралар күрелә. Теш алдыру, дәвалау, имплантлар, протезлар кую... – барысы да югары технология кулланып башкарыла. Пациентларга авыртудан куркасы юк, биредә һәркемгә сихәтлеге торышыннан чыгып, төрле анестезия чаралары кулланыла.

Республикабызның танылган шәхесләре, бигрәк тә үзебезнең Азнакайда туып-үскән, канат ярган сәхнә йолдызлары да теш проблемаларын “Вильдан”да хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев