Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

“Вильдан” клиникасында фәнни-практик семинар узды

“Вильдан” стоматология клиникасында яңа технологияләр кертүгә, стоматология өлкәсендә прогрессив ысулларны, фәнни ачышларны практикада киң куллануга, заманча карашлы белгечләр әзерләүгә игътибар зур.

Шушы көннәрдә генә Азнакайдагы “Вильдан” клиникасында югары дәрәҗәдәге фәнни-практик медицина семинары узды. Ул “Конус-нурланыш компьютер томографиясе көндәлек стоматологик практикада. Эш үзенчәлекләре” темасына багышланды. Лекцияләрне “IADMFR” Дөньякүләм, “ESR” Европа Ассоциацияләре, Санкт-Перетбург Радиологик, баш һәм муен яман шеше буенча белгечләрнең Россия җәмгыятьләре әгъзасы, 95 фәнни язмалар, күпсанлы китаплар авторы Седов Юрий Георгиевич алып барды. Ул республиканың көньяк-көнчыгышы төбәгеннән җыелган табиб-стоматологларга бу өлкәдәге яңа ачышларны лекцияләр аша да, очрашуның практик өлешендә мастер-класслар белән дә бик мавыктыргыч итеп бәян итте.

– Табибларыбыз бүгенге очрашуда терапевт, хирург, ортопед дәвалавында мөһим булган анатомик структуралардагы һәм теш табибы белергә тиешле күп төрле үзенчәлекләр хакында бик бай, кызыклы, файдалы мәгълүматлар алдылар, практик тәҗрибә мәктәбе үттеләр. Үз эшчәнлекләрендә, әлбәттә, аларны нәтиҗәле кулланырлар, – ди клиника җитәкчесе Рәшит Фәссах улы Вильданов.

Семинарда бу курсларны үткән табибларның барсына да сертификатлар тапшырылды.

Реклама кысаларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев